Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат: «Тарих аңа әле бәя бирер»

«Интертат» хәбәрчесе Башкортстан һәм Татарстан республикалары зыялыларының Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов турындагы фикерләрен туплады.

news_top_970_100
Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат: «Тарих аңа әле бәя бирер»
Мортаза Рәхимовның шәхси аккаунтыннан

Кичә 11 гыйнвар көнне Башкортстан республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат булуы турында хәбәр иткән идек.

Ул 1934 елның 7 февралендә Башкортстанның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган. 1990 елның 7 апреленнән 1993 елның 24 апреленә кадәр Башкортстан АССРның Югары Советы рәисе, 1993 елның 25 декабреннән 2010 елның 15 июленә кадәр Башкортстан Президенты була. Соңыннан «Урал» хәйрия фондын җитәкли.

Башкортстанның беренче Президенты турында Башкортстан һәм Татарстан республикалары зыялылары белән сөйләштек.

«Үз тырышлыгы белән зур үрләргә ирешкән шәхес»

Илдар Габдрафиков, тарих фәннәре кандидаты, сәясәт белгече, этнолог:

Мортаза Рәхимовка чак кына 89 тулмады. Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән кеше, «губернатор-тяжеловеслар»ның берсе иде. Ул вакытта Шәймиев, Лужковны да шулай дип атый иделәр. Мортаза Рәхимов – авыр вакытта республика өчен күп эшләгән кеше. Башкортстан территориясендә төп җитештерү объектларын саклап кала алган шәхес. Авыл хуҗалыгы, авыллар үсешенә игътибар бирде, мәктәп, төрле социаль объектларны төзү, торгызу, газификация эшләрен башкарды.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мортаза Рәхимов – авыл җиреннән чыгып, үз тырышлыгы белән зур үрләргә ирешкән кеше. Башта заводта эшләп, аннан аның генераль директоры статусына кадәр менә. Соңыннан Югары Совет рәисе, аннан иде 30 ел Башкортстан республикасын җитәкли. Аның хакында, Совет заманында тәрбияләнеп, совет кешесе булып калды, дисәк тә була.

Мортаза Рәхимов – каршылыклы шәхес. Аның вакыты да шундый иде. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды, моңа сәбәп тә бар иде. Ул алар белән бик каты көрәште.

Күпләр аны «этнократик режим тудыручы» дип бәяли. Тик бу алай түгел. Әйе, аның идарә итү стиле авторитар иде. Ул республикада авторитар режим урнаштырды.

Аның вакытында тискәре күренешләр дә булды. Ул ниндидер бер болганчык схема буенча Башкортстан ягулык-энергетика комплексын приватизацияләүгә ирек куйды. Бу – Россия һәм Европада иң зурларыннан саналган «Башнефть», нефть эшкәртүче заводлар һ.б.

Шул ук вакытта ул – бик күп эшләгән президент. Шәхси тормышына аз игътибар биргәнгә, шәхси бәхете булмагандыр да. 2010 елда отставка киткәч, калган 13 ел гомере күңелле булмаган. Улы кайдадыр качып йөри, хатыны да янында булмаган, дип әйтәләр. Иҗтимагый эшләре күп булса да, шәхси тормышы җайланмаган кешене бәхетле дип әйтеп булмый, минемчә. Кызганыч, менә улын тәрбияләргә дә, шәхси тормышына да вакыты аз булган.

Тулаем алганда, республика башында Шәймиев, Рәхимов кебек кешеләр булуы әйбәт тә. Алар – төп байлыкларыбызны таркатмыйча, саклап калган кешеләр. Аларның максатлары үзләрен баету түгел иде.

Арабыздан киткән кеше турында начар сөйләмиләр. Урыны җәннәттә булсын. Туганнары, якыннарына сабырлык телим. Республика үзенең беренче Президенты исемен ничек тә булса мәңгеләштерергә тиеш, – ди тарихчы.

«Татарларның дәрәҗәсен белә иде»

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев:

Мортаза Рәхимов – зур шәхес, чын «тяжеловес». Бигрәк тә милли республикалар лидерлары арасында ул аерылып торыр иде. Үзенчәлекле шәхес. Башкорт милләтеннән булган, техниканы яхшы белгән, эшләрне бик кыю һәм эзлекле алып барган кеше буларак тарихка кереп калачак.

Фото: © Салават Камалетдинов

Аның кебек зур шәхесләр турында бер төрле генә итеп әйтү – үтереп мактау яисә хурлау – дөрес түгел. Озак еллар эшләгән зур шәхесләр, зур республика, зур ресурслар белән идарә иткән кешенең төрле чагы була. Без татарстанлылар һәм татарлар аның республикабызга яхшы мөнәсәбәттә булуын хәтерлибез.

Ул эшләгән 90нчы елларда, үзгәртеп кору чорларында, бигрәк тә зур борылыш булды. Татарлар үзләренең хокукларын таләп иткәч, «Нур» театры, яшьләр өчен бүген дә чыгып килә торган «Тулпар» журналы, «Өмет» газетасы ачылды. Ягъни ул татарларның дәрәҗәсен белә иде.

Җанисәп аркасында бәхәсләр булды. Аның вакытында, башкорт милләтеннән булган кешеләрнең санын югарырак тотар өчен, административ ресурслар кулланылды. Ләкин бу – ул эшләгән вакытта гына башланган эш түгел. Ул 50нче елларда ук бар иде, ул киткәч тә дәвам итте.

Үзем шәхсән, Башкортстаннан чыккан кеше буларак, үзебезнең Бишбүләк районы Дүсән татар авылында Мортаза Рәхимов оештырган «Урал» фонды ярдәмендә мәдәният үзәге төзелде, Ает авылында мәктәпкә тулысынча капиталь ремонт эшләнде. Ул үзенең республикасы өчен шундый махсус чаралар күреп, фондлар төзеп эшләде. Башкорт халкы аны истә калдырачак. Милли, сәяси уеннар – башка мәсьәлә, аны бер кешегә генә сылтап калдырып булмый. Инде ул турыда бик искә алмаслар, дип уйлыйм.

Мин аны, татарларга начар мөнәсәбәттә булды, дип әйтә алмыйм, – диде ул.

«Аның өчен башкорт халкы беренче урында булды»

 

Фото: © Индус Таһиров

Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче Индус Таһиров:

Мортаза Рәхимов белән шактый гына аралашкан чакларым бар иде. Аның эшчәнлеген күзәтеп тордым. Ничек кенә булмасын, аны ничек кенә бәяләмәсеннәр, ул Башкортстан һәм бигрәк тә башкорт халкы өчен күп эшләде һәм тырышты.

Әлбәттә, кайбер биргән вәгъдәләрен үтәмәде. Заманында, яңадан сайланыр адыннан, «татар телен дәүләт теле итәм» дигән вәгъдә биргән иде. Ул моны үтәмәде. Менә шунысына бераз гына үпкәләдек, әмма мин моңа һич кенә дә ачулы түгел. Татар теле – аерым, башкорт теле аерым булсын, дип, икесен бер тел итеп карау ягында түгел иде ул.

Башка хаталары да булгандыр, аларын да күзәтеп тордык. Аның эшләгән эшләре шактый.

Мортаза Рәхимов – башкорт халкы өчен чын мәгънәсендә менә дигән зур шәхес. Башкорт халкы аның өчен иң беренче урында иде. Аның телен дә дәүләт теле итәргә тырышты, бөтен көчен шуңа куйды.

«Безнең кеше, безнең Мортаза»

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Социологик фәннәр кандидаты, Башкортстан туган телләрен үстерү буенча иҗтимагый Координация советы рәисе Тимур Мохтаров: 

Мортаза Рәхимов турында халык, бик горурланып: «Безнең кеше, безнең Мортаза», – дип әйтә иде. Хөрмәт итеп, башкортлар аны «агай», татарлар «абзый» дип йөрткән. Авылдан чыккан элита аны бик ихтирам иткән. Ул бик халыкчан булганга күрә, аны халык бик яраткан. Аның кешеләр янына килеп, матур итеп сөйләшеп йөрүе авыл халкы күңеленә бигрәк тә хуш килгән. Безнең республикада авыл халкы зур процентны тәшкил итә.

Халыкта аның турында якты истәлекләр тарала, тискәре күренешләр сизелми. Ул меценат, иганәче дә иде. Хәзерге вакытта халык республикабызның беренче президенты исемен мәңгеләштерергә тели.

Әлбәттә, аның хаталары да булган. Аңа карата явызлык кылучылар да юк түгел. Иманлы булсын, җаны тынычлык тапсын, урыны җәннәттә булсын, дип тели халык.

Мортаза Рәхимов – безнең беренче президентыбыз. Тарих аңа әле бәя бирер, аның урынын билгеләр, – ди ул. 

Мортаза Рәхимовның төрле елларда әйткән сүзләре

Мортаза Рәхимовның төрле матбугат чараларына биргән интервьюларыннан җыелган берничә цитаталарын китерәбез:

«Яшьләр – дәүләтнең стратегик запасын тәшкил итә. Моны онытырга ярамый». (2010 ел)

«Ә сез, Фурсенкога теләктәшлек белдерергә кирәк, дип саныйсызмы? Без моны бервакытта да эшләмәячәкбез. Бу – мин милләтче дигән сүз түгел. Мин халкымның, мин генә түгел, татарлар да, башкортлар да, чуваш һәм мариларның да үз туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүләрен телим. Нинди милләтчелек булсын бу? Монда бернинди милләтчелек юк». (2010)

«Беркем алдында бурычым юк. Ә менә ярдәм итү теләге калды». (2010)

«Дөнья шулай корылган: бер проблеманы хәл иткәндә, алдыбызда үсеш мәсьәләсе килеп баса. Бу – яхшы да. Тормыш дәвам итә, дигән сүз». (2010)

«Мин хакимияткә омтылмадым, аннан баш тарту да минем өчен түгел, чөнки мин һәрвакытта да дәүләт кешесе һәм патриот булдым, шундый булып калам да. Илдә, республикабызда барган хәлләргә битараф түгелмен».

«Теләсә нинди тайпылыш зарарлы: артык региональләштерү, артык үзәкләштерү ягына омтылганнары да. Хәзер без нәкъ менә икенче вариантны күзәтәбез. Федерализмның төп нигезе – үзәк хакимият һәм регионнар арасындагы компромисс. Бездә вертикаль хакимият турында сөйлиләр, әмма дәүләтнең горизонталь төзелеше дә мөһим». (2010)

«Яңасы төзелмичә торып, иске йортны сүтмиләр». (2010)

«РФ президенты край, өлкәләрнең губенаторларын, Төньяк Кавказ республикаларының башлыкларын эштән азат итә һәм билгели, теләсә кемне алмаштыра ала. Әмма Мәскәү мэры Лужковны, Татарстан Президенты Шәймиевне һәм Башкортстан президенты Рәхимовны гына түгел». (2009)

«Минем идарә итү стилем: үз эшләренең осталарын табып, аларны бер командага туплау. Бурычлар куеп, аларның үтәлешен каты сорау». (2010)

«Россиядә икътисад күтәрелә икән, кем яхшы йорттан чыгып китсен? Беркайчан да китмәячәкләр. Киресенчә, республика һәм Россиянең күпмилләтле булуына шатланырга кирәк. Күпмилләтле гаиләләрнең балалары да матур була». (2010)

«Без бит перспектива белән эш итмибез. Бүген, нефть, газ барда битләребезне тутырабыз. Ә аннан нишлибез?» (2009)

«Икътисад структурасын импорттан кертеп түгел, ә барысын да үзебез эшләрлек итеп үзгәртергә кирәк. Бүген безнең икътисадның бар өлкәләре дә көндәшлеккә чыдам булса, бернинди кризислар да тимәс иде». (2009)

«Сүз уңаенда, патша Россиясендә җирле халык телен белгән губернаторның хезмәт хакына 15% өстәмә түләгәннәр». (2009)

«Эшләргә кирәк! Кеше эшләгәндә, аның башында кирәкмәгән уйлар тумый». (2010)

 

Мортаза Рәхимовның биографиясе

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкорт АССР Күгәрчен районының Тәвәкән авылында туган.

Атасы – Гобәйдулла Зөфәр улы Рәхимов Бөек Ватан сугышыннан соң берничә хуҗалыкта рәис булып эшли һәм 1956 елда «Мактау Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Мортаза Рәхимов 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлый, хезмәт юлын Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып башлый. 1964 елда Уфа дәүләт нефть техника университетының кичке бүлегендә белем ала.

1960-1975 елларда КПССның ХХ съезды исемендәге Уфа нефть эшкәрту заводында корылыш начальнигы, цех начальнигы урынбасары, яңа производстволарны эшкә кушу һәм көйләү буенча баш инженер урынбасары булып эшли.

1976-1978 елларда – предприятиенең баш химигы һәм баш инженер урынбасары вазифаларын башкара.

1978 -1986 елларда – КПССның ХХ съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводының баш инженеры, 1990 елга кадәр – директоры.

1974 елдан 1991 елның августына чаклы – КПСС әгъзасы.

Уфа кала Советы һәм Башкортстан Югары Советы депутаты.

1989 елда СССРхалык депутаты итеп сайлана.

1990-1993 елларда – Башкортстан Республикасы Югары Советы рәисе. Бу чорда Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация (1990 ел, 11 октябрь) кабул ителә, Федератив Килешүгә һәм Федератив Килешүгә Башкортстан Республикасыннан Кушымтага (1992 ел, 31 март) кул куела, Башкортстан Республикасы яңа Конституциясе (1993 ел, 24 декабрь) кабул ителә.

1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тарафыннан Башкортстан Республикасының Президенты итеп сайлана. Сайлауда катнашучыларның 63 проценты М.Г. Рәхимов өчен тавыш бирә. Беренче президентлык чорында Россия Федерациясе дәүләт власте органнары белән Башкортстан дәүләт власте органнары арасында үзара вәкаләтләр бүлешү турында Россия Федерациясе белән Башкортстан Килешүе (1994 ел, 3 август) имзалана.

1998 елның 14 июнендә Башкортстан Президенты итеп яңадан сайлана.

1993-2001 елларда – Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы.

2003 елның 21 декабрендә «Сайлау хокуклары һәм РФ гражданнары референдумында катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль, башка халык сайлавының икенче турында 78 проценттан артык тавыш җыеп, өченче тапкыр Башкортстан Президенты итеп сайлана.

2006 елның сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга үзенә ышаныч турында мөрәҗәгать итә. 2006 елның 5 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин җөмһүрият Президенты вәкаләтләрен йөкләү өчен Мортаза Рәхимовның кандидатурасын Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай каравына индерә. 2006 елның 10 октябрендә узган Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 39нчы, чираттан тыш, утырышында депутатлар бертавыштан Мортаза Рәхимовка җөмһүрият Президенты вәкаләтләрен яңа бишьеллыкка йөкләү турында карар кабул итә.

2010 елның 12 июлендә Россия Федерациясе Президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашуында үзенең вазифасыннан китәргә теләве турында игълан итә. 2010 елның 15 июлендә Россия Федерациясе Президенты Д.А. Медведев М.Г. Рәхимовның Башкортстан Президенты вазифасыннан отставкага китү үтенечен канәгатьләндерә. Башкортстан Республикасының Президенты вазифасына 19 июльдә Рөстәм Хәмитов Россия Президенты тәкъдиме аша Башкортстан Корылтае тарафыннан расланды. М.Рәхимов 2010 елның 22 октябреннән – «Урал» Хәйрия Фонды җитәкчесе. 2010 елның 8 декабрендә кыска вакытка «Башнефть» акционерлар нефть компаниясе» акционерлар җәмгыятенең Директорлар советына сайлана.

2015 елның 14 апрелендә Мортаза Рәхимовка «Ватанга эшчәнлеге өчен» бүләге тапшырыла.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Римляне- үлгән кеше турында я дөресен, я берни сөйләшмәскә кирәк диләр. Иң зур казанышлары:: республика байлыгы, милләтләр арасында узара мөнәсәбәт,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100