Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат булган

news_top_970_100
Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат булган

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат булган, дип хәбәр итә «Пруфы» басмасы.

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка 88 яшь иде.

Ул 1990 елдан 1993 елга кадәр БАССР Югары Советы рәисе, 1993 елдан 2010 елга кадәр – Башкортстан президенты. Отставкага киткәч, «Урал» хәйрия фонды җитәкчесе.

«Пруфы» басмасы хәбәр итүенчә, аның соңгы сүзләре республиканың һәм илнең чәчәк атуын теләү булган.

Мортаза Рәхимовның биографиясе

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкорт АССР Күгәрчен районының Тәвәкән авылында туган.

Атасы – Гобәйдулла Зөфәр улы Рәхимов Бөек Ватан сугышыннан соң берничә хуҗалыкта рәис булып эшли һәм 1956 елда «Мактау Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Мортаза Рәхимов 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлый, хезмәт юлын Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып башлый. 1964 елда Уфа дәүләт нефть техника университетының кичке бүлегендә белем ала.

1960-1975 елларда КПССның ХХ съезды исемендәге Уфа нефть эшкәрту заводында корылыш начальнигы, цех начальнигы урынбасары, яңа производстволарны эшкә кушу һәм көйләү буенча баш инженер урынбасары булып эшли.

1976-1978 елларда – предприятиенең баш химигы һәм баш инженер урынбасары вазифаларын башкара.

1978 -1986 елларда – КПССның ХХ съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводының баш инженеры, 1990 елга кадәр – директоры. 

1974 елдан 1991 елның августына чаклы – КПСС әгъзасы.

Уфа кала Советы һәм Башкортстан Югары Советы депутаты.

1989 елда СССРхалык депутаты итеп сайлана.

1990-1993 елларда – Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе. Бу чорда Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация (1990 ел, 11 октябрь) кабул ителә, Федератив Килешүгә һәм Федератив Килешүгә Башкортстан Республикасыннан Кушымтага (1992 ел, 31 март) кул куела, Башкортстан Республикасы яңа Конституциясе (1993 ел, 24 декабрь) кабул ителә.

1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тарафыннан Башкортстан Республикасының Президенты итеп сайлана. Сайлауда катнашучыларның 63 проценты М.Г. Рәхимов өчен тавыш бирә. Беренче президентлык чорында Россия Федерациясе дәүләт власте органнары белән Башкортстан дәүләт власте органнары арасында үзара вәкаләтләр бүлешү турында Россия Федерациясе белән Башкортстан Килешүе (1994 ел, 3 август) имзалана.

1998 елның 14 июнендә Башкортстан Президенты итеп яңадан сайлана.

1993-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы.

2003 елның 21 декабрендә «Сайлау хокуклары һәм РФ гражданнары референдумында катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль, башка халык сайлавының икенче турында 78 проценттан артык тавыш җыеп, өченче тапкыр Башкортстан Президенты итеп сайлана.

2006 елның сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга үзенә ышаныч турында мөрәҗәгать итә. 2006 елның 5 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин җөмһүрият Президенты вәкаләтләрен йөкләү өчен Мортаза Рәхимовның кандидатурасын Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай каравына индерә. 2006 елның 10 октябрендә узган Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 39нчы, чираттан тыш, утырышында депутатлар бертавыштан Мортаза Рәхимовка җөмһүрият Президенты вәкаләтләрен биш яңа еллыкка йөкләү турында карар кабул итә.

2010 елның 12 июлендә Россия Федерациясе Президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашуында үзенең вазифасыннан китәргә теләве турында игълан итә. 2010 елның 15 июлендә Россия Федерациясе Президенты Д.А. Медведев М.Г. Рәхимовның Башкортстан Президенты вазифасыннан отставкага китү үтенечен канәгатьләндерә. Башкортстан Республикасының Президенты вазифасына 19 июльдә Рөстәм Хәмитов Россия Президенты тәкъдиме аша Башкортстан Корылтае тарафыннан расланды. М.Рәхимов 2010 елның 22 октябреннән – «Урал» Хәйрия Фонды җитәкчесе. 2010 елның 8 декабрендә кыска вакытка «Башнефть» акционерлар нефть компаниясе» акционерлар җәмгыятенең Директорлар советына сайлана.

2015 елның 14 апрелендә Мортаза Рәхимовка «Ватанга эшчәнлеге өчен» бүләге тапшырыла.

(Татар телле Википедия мәгълүматлары файдаланылды). 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100