Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкортстанның Балтач районында гына әзерләнә торган эчемлек»: Балан катыгы рецепты

news_top_970_100
«Башкортстанның Балтач районында гына әзерләнә торган эчемлек»: Балан катыгы рецепты
Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстанның Балтач районында гына әзерләнә торган балан катыгы бар икән. Компоттан бераз куерак булган артык баллы булмаган эчемлекне беренче тапкыр кабып караудан ук ошаттым. Рецепты белән Балтач район мәдәният бүлеге җитәкчесе Дамир Хәмәтов уртаклашты.

Эчемлек өчен: балан, шикәр, он, су. Эчемлек куерак булсын өчен баланны күбрәк, суны азрак салабыз. Сыек кирәк икән – суны күбрәк салабыз.

1. Баланны яхшылап юабыз һәм кәстрүлгә салабыз. Кәстрүлнең төбе көймәсен өчен су салабыз һәм уртача утта пешерәбез. Пешкәч, баланны вак дуршлаг аша сөзеп, сыгабыз.

2. Тәменә карап, шикәр кушабыз.

3. Онны табада кыздырабыз, төерләре булмасын өчен салкын суга салып болгатабыз һәм сөзелгән эчемлеккә өстибез. Балан салынган суны кайнатып чыгарабыз.

Суынгач, табынга чыгарабыз. Эчемлек тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100