Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-ат махсус хәрби операциядән ялга кайтып, укучы улына сюрприз ясаган. Әти белән улының очрашу видеосын «Новостной рупор» «Телеграм» каналы чыгарган, дип яза «Кугарчинские вести» газетасы.
«Бер укучының әтисе махсус операциядән алдан кисәтми генә ялга кайтты. Бу вакытта малай дәрестә утыра иде, шунда әтисе кабинетка керде... Бик дулкынландыргыч...» – дип язылган видеодагы хәбәрдә.