news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан килгән турист Төркиядә муенын сындырган

news_top

Россиядән килгән турист ир-ат Төркиянең Анталья шәһәрендә су тауларында шуганда муенын сындырган. Бу хакта Mash Batash телеграм-каналы хәбәр итте, дип яза «Аргументы и факты».

Башкортстанда яшәүче ир-ат гаиләсе белән чит илгә ял итәргә килгән. Ул балалары белән бергә су тауларына барган һәм имгәнгән.

Ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр һәм ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта зыян күрүченең туганнары аны Россиягә алып кайту мәсьәләсен хәл итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар