
«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Герой исемен гаиләгә кайтарырга» акциясен башлады. СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 7 мең кызылармияче һәм Совет Армиясе офицерларының исемнәрен ачыклаган. Шул исәптән – 453 мөселман кызылармияченекен. Алар арасында – 200 татар. Аларның күбесе бу исемгә үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә аларның батырлыгы турында туган илләрендә һәм гаиләләрендә белмиләр. Берничә йөз йолдызсыз геройның исемлеге Россия төбәкләренә, Казахстанга һәм Кыргызстанга җибәрелгән инде.
Башкортстанда туган геройлар. Дәвамы
Искәндәров Галимҗан Тимерҗан улы, 1925 елда Башкортстанның Кырмыскалы районы Балта авылында туа. 1943 елның февралендә Стәрлетамак РВК (Уфа шәһәренең Киров РВК) тарафыннан мобилизацияләнә.1943 елның августында Воронеж һәм I Украина фронтларында хезмәт итә. 52 нче армиянең 7 нче гвардия механикалаштырылган корпусы 640 нчы истребитель танкка каршы артиллерия полкының батрейторы, батарея пулеметчысы.
1944 елның 15 февралендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
1944 елның 20 июлендә Украинаның Львов өлкәсе Золочев шәһәрен азат иткәндә, Брод бистәсе янында батареяга 3 һөҗүмне кире кага, 30 гитлерчыны юк итә. 1944 елның 24 августында III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 2 маенда тәкъдим ителә. 1945 елның 25 апреленә каршы төндә Бауцен шәһәреннән көнчыгыштарак урнашкан Бурк авылы янындагы калкулык өчен барган сугышта Искәндәров, дошман танкларының батареяга атакасын кире кагып, пулемет уты белән пехотаны танклардан аерып ала. Танклар ярдәмсез кала һәм сафтан чыгарыла. Фашистлар аны чолгап алырга маташканда, ул аларга гранаталар ыргыта һәм берсен пычак белән чәнчи. Биеклек алына. Искәндәров позициясе каршындагы кырда гитлерчыларның 32 мәетен саныйлар.
1945 елның 31 маенда II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1985 елның 6 апрелендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Каюмов Мамалим Каюм улы, 1906 елда Башкортстанның Кушнаренко районында туган. 1941 елның июнендә Кушнаренко РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. 1941 елның июненнән Ленинград, Көнбатыш, Воронеж һәм I Украина фронтларында хезмәт итә. Ленинград янында каты яралана. Киев шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Өлкән сержант, РГК Киев Кызыл Байрак бригадасының 12 нче аерым миномет бригадасының 204 нче миномет полкының элемтә отделениесе командиры.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 21 августында тәкъдим ителә. 1944 елның 3 августына каршы төндә полктан беренче булып Польшада Висла елгасын кичкән һәм, көчле ут астында, елга буйлап 12 рейс ясаган. Бөтен дивизионга кичеп чыгарга булыша. Плацдармның полк штабы белән элемтәсен тәэмин итә. Элемтә өзелгәч, кабельнең очын ала һәм 10 минут эчендә аны икенче ярга китереп җиткерә. Озакламый бу хәл кабатлана. Җайга салынган элемтә дивизионга плацдармда фашистларның контратакаларын кире кагарга ярдәм итә. Плацдарм тотыла.
1944 елның 29 сентябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Максютов Фаиз Сабир улы, 1918 елда Башкортстанның Стәрлебаш районы Кирабуш авылында туа. 1941 елның 19 декабрендә Стәрлебаш РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1942 елның 24 апреленнән Брянск һәм көньяк-көнбатыш фронтларында хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган.
1943 елның июлендә ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Гвардия өлкән сержанты, Белоруссия фронтының 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия Чернигов кавалерия дивизиясенең 148 нче гвардия Чернигов артиллерия миномет полкында орудие командиры. 1943 елның 17 октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
Ростов өлкәсендәге Обливская һәм Чернышковская станицаларын азат иткәндә, орудие наводчигы буларак, 3 танкны, 2 автомашинаны шартлата һәм 40ка якын гитлерчыны юк итә. Чернухино станицасы янында дошман тылына рейд вакытында аның бөтен расчеты һәлак була. Берьялгызы калгач, Максютов 2 танкны шартлата.
Десна елгасын кичкәндә, Мека, Березка һәм Чернигов шәһәрләре өчен барган сугышларда Максютов орудиесының расчеты тагын 2 танк, үзйөрешле орудие, 75 мм орудие, 4 пулемет һәм 60 ка якын гитлерчыны юк итә. Днепр елгасын кичкәндә, Максютов орудиесының расчеты полкның кичүен каплый, сал белән уң як ярга чыга һәм полкның Вяле һәм Галки хуторларына һөҗүм итүен дәвам итә.
Днепр елгасын кабат кичкәндә, үзенең орудиесын дошманнан 400 метр ераклыкта урнаштырып, Максютов дошманның орудиесын, 3 пулеметын, 2 дзотын, блиндажын һәм 20 гә якын гитлерчысын юк итә. 1943 елның 19 декабрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1943 елның 18 октябрендә Украинаның Чернигов өлкәсендәге Седнов шәһәрен азат иткәндә туры наводка белән орудиесын бәреп төшергән һәм 50гә якын гитлерчыны юк иткән өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 28 сентябрендә 1 нче Горький танк училищесына җибәрелә.
Мусин Бикмөхәммәт Нургали улы, 1906 елда Башкортстанның Благовещен районы Мартиуль авылында туган. 1941 елның 17 июлендә Уфа шәһәренең Ждановск РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат. 1942 елның 15 июленнән Ленинград һәм I Балтыйк буе фронтларында хезмәт итә.
103 нче укчылар корпусы 270 нче укчылар дивизиясенең 977 нче укчылар полкы лейтенанты. Герой исеменә 1944 елның 2 июлендә тәкъдим ителә. 1944 елның 24 июнендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Николаево авылын азат иткәндә рота башында Көнбатыш Двина елгасы ярына үтеп керә. Икенче көнне ул рота белән беренче булып елганы кичәргә керешә, ләкин дошманның артиллерия уты астында сал өстендә һәлак була. Николаево авылында җирләнгән.
1944 елның 10 июлендә, үлгәннән соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сабирҗанов Әнгам Хуҗин улы, 1916 елда Башкортстанның Калтач районы Солтанай авылында туа. ВКП(б) әгъзасы. 1938 елда Свердловск шәһәренең Сталин РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елның 1 декабреннән Көнбатыш, I Белоруссия, I һәм III Балтыйк буе фронтларында хезмәт итә. 1941 елның 30 декабрендә Мәскәү өлкәсе Клин шәһәрен саклаганда аягы каты яралана. Госпитальдән соң ул гвардия өлкән лейтенанты, 212 нче Кричев Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 380 нче аерым сапер батальонының рота командиры була.
«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
1943 елның июлендә пехота сафларында һөҗүм итеп, ул саперлар төркеме белән дошманның 1700 пехота минасын зарарсызландыра, кичү һәм күпер төзи. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
1944 елның 15 гыйнварында 4 группа саперлар белән ул шартлаткычлар сала, дошманның киртәләрен һәм пехотага каршы миналарын шартлата. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1944 елның июлендә аның җитәкчелегендә Белоруссиянең Конюха авылы янында Стырь елгасы аша кичү ясала. Сабирҗанов ротасы 2146 танкка каршы һәм пехотага каршы мина, 4 фугасны зарарсызландыра. 83 км юлны миналардан арындыра һәм чигенүче дошман артыннан безнең гаскәрләрнең алга баруын тәэмин итә. Икенче I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның мартында Польшаның Варка шәһәрен азат иткәндә аның саперлары 73 минаны зарарсызландырган өчен, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аның ротасы беренче булып Висла елгасы кушылдыгы булган Пилица елгасы аша күпергә чыга. Танкка каршы миналарны алып, алар күперне ремонтлый һәм артиллерияне, үзйөрешле установкаларны кичүне тәэмин итә.
Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 5 маенда тәкъдим ителә. 1945 елның 14 мартында Арнсвальд (хәзерге Польшаның Хощно шәһәре) шәһәре өчен барган сугышларда бер төркем саперлар белән танк якынлашкан урыннарны миналый. Дошман контрһөҗүмгә кузгалгач, Сабирҗанов 7 саперы белән алгы кырыйдан дошман танклары тарафыннан аерылган була. Лейтенант танк атакасы кызган чагында юлны миналый. Дошманның бер танкы минада шартлый, калганнары кире борыла. Кайтканда тагын 2 танк минада шартлый. 4 танкистны саперлар автомат уты һәм гранаталар белән юк итә.
1945 елның 25 мартында Сабирҗанов, дошманның көчле уты астында, укчылар полкын десант көймәләрендә Польшаның Көнбатыш-Поморье воеводалыгында Ина елгасы аша кичүне оештыра.
28 апрель Берлинга якынлашканда, Гогенцоллерн каналында дошман оборонасын өзгәндә, Бюц күле янында Эльба елгасын, Хавель елгасын һәм башка каналларны кичкәндә, Сабирҗанов көчле ут астында 30 тонна йөк күтәрә торган 4 күпер төзелешен җитәкли. Күперләр Берлинга һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
1945 елның 21 маенда Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Җиңүдән соң хәрби хезмәтен Севастополь шәһәрендә Кызыл Байраклы Кара диңгез флотында дәвам итә. 1990 елларда вафат.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов