news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан герой-татарлар: кавалерияче Бәширов, Висла буендагы плацдарм

news_top
Башкортстаннан герой-татарлар: кавалерияче Бәширов, Висла буендагы плацдарм
Фото: © «Татар-информ»

«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Герой исемен гаиләгә кайтарырга» исемле яңа акциясен башлады. Ул СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 7 мең кызылармияче һәм Совет Армиясе офицерларының исемнәрен ачыклаган. Шул исәптән – 453 кызылармияче-мөселман. Алар арасында 200 татар бар, күбесе үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә аларның батырлыгы турында туган илләрендә һәм гаиләләрендә белмиләр. Йолдызсыз табылган берничә йөз геройның исемлеге Россия төбәкләренә, Казахстанга һәм Кыргызстанга җибәрелгән инде.

Башкортстанда туучылар

Бәширов Фазылҗан Дәүләтхан улы, 1923 елның 20 апрелендә Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында туган. 1942 елда юлда Мәчетле РВК тарафыннан мобилизацияләнә, ВКП(б) әгъзасы. 1943 елның гыйнварыннан Көньяк-Көнбатыш фронтта хезмәт итә.

1943 елның 30 гыйнварында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 20 гыйнварында 30 кавалериячедән торган группа составында Ростов өлкәсенең Белая Калитва шәһәре тирәсендәге биеклектә фашистларның оборона сызыгын яулап ала. 21 гыйнварда сугышчылар 4 бронетранспортер катнашында 2 эсэсчылар ротасының 7 контратакасын кире кага. Дистәләрчә гитлерчы юк ителә. 22 гыйнварда биеклекне инде 10 танк штурмлый. Нәтиҗәдә һөҗүм итүче фашистларның югалтулары 300 солдат, 3 танк һәм бронемашина тәшкил итә. Биеклекне саклап калалар. 23 гыйнварда соңгы сугышта Бәширов һәлак була.

1943 елның 11 февралендә, үлгәннән соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Белая Калитва шәһәренең «Революция көрәшчеләре» мәйданында җирләнә.

Вәлиев Мидхәт Барый улы, 1925 елда Башкортстанның Бүздәк районында туган. 1943 елның 1 февралендә Бүздәк РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат. 1943 елның 25 июленнән Брянск һәм I Украина фронтларында хезмәт итә. Кызыл Байраклы миномет полкының гвардия ефрейторы, өлкән разведчигы.

1945 елның 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 25 гыйнварында алдынгы отряд белән Кебан шәһәре янында Одер елгасын кичә, полкның команда пункты белән өзлексез элемтәне тәэмин итә. Дошманның контратакага хәзерләнүен вакытында сизеп ала да штабка хәбәр итә. Контратака минометларның төгәл уты белән өзелә. Моннан тыш, Вәлиев координаталары буенча зенит батареясы, танкка каршы орудие һәм станоклы пулемет юк ителә. 1945 елның 15 февралендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

1945 елның 27 апрелендә Германиядә Бранденбург шәһәре өчен барган сугышларда шәхси коралдан 9 гитлерчыны, шул исәптән фауст-патронлы укчыны юк итә, аларның коралларын ала. 1945 елның 18 маенда III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.

Габдрахманов Шәйханар, 1914 елда Башкортстанның Благовещенск районында туган. 1942 елда Благовещенск РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1943 елның 27 февраленнән Үзәк фронтта хезмәт итә. Рядовой. Укчы. 193 нче Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 685 нче укчы полкында. Миномет ротасы укчысы буларак, 1943 елның 27 августыннан 5 сентябренә кадәр дошманның 2 ут ноктасын юк итә. «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 2 октябрендә тәкъдим ителә. Беренче булып Днепр елгасының уң ярына чыга һәм дошманга гранаталар ыргыта. Шулай ук беренче булып Сож елгасын кичә, анда дошманның 2 контратакасын кире кагып, 5 гитлерчыны үтерә. 1943 елның 28 октябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Гаитов Ражан Гариф улы, 1925 елда Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туа. Татар. 1943 елның ноябрендә Стәрлетамак РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат. 1943 елның ноябреннән фронтта. Ефрейтор. Рославль дивизиясенең 247 нче укчы дивизиясенең 916 нчы укчы полкында пулеметчы. 1944 елның 17 сентябрендә көчле артиллерия-миномет уты астында ротасы белән беренчеләрдән булып Польшада Висла елгасын кичкән өчен, Герой исеменә тәкъдим ителә.

Көймәсе снаряд кыйпылчыгы белән зарарлангач, ул сугышчыларны йөзәргә җибәрә, ә яралыны ярым су баскан көймәдә кире үз ярына китерергә куша. Плацдарм яулап алганнан соң, аның взводы, ут астында калкулыкка кадәр 3 километр баргач, дошман пулеметы уты астына эләгә һәм җиргә ята. Гаитов сиздермичә генә пулемет янына шуыша һәм аңа гранаталар ыргыта. Взвод атакага күтәрелгәч, ефрейтор беренчеләрдән булып траншеягә бәреп керә, 3 гитлерчыны һәм унтер-офицерны чәнчеп үтерә. 1944 елның 10 октябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Гобәйдуллин Вәли Вәлиулла улы, 1915 елда Башкортстанның Бүздәк районында туган. Татар. ВКП(б) әгъзасы. 1940 елда Бүздәк РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елдан Көньяк, Төньяк Кавказ һәм II Украина фронтларында хезмәт итә. Гвардия майоры. Суворов орденлы 110 нчы гвардия Александрия ике тапкыр Кызыл Байрак орденлы укчы дивизиясенең Богдан Хмельницкий орденлы 247 нче гвардия артиллерия полкының дивизион командиры.

1943 елның мартында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 1943 елның мартында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 15 февралендә Украинаның Звенигородка шәһәре янында дошманның 2 полкы, 10 танк һәм 4 үзйөрешле орудие ярдәмендә, камалышны өзәргә омтыла. Гобәйдуллин, чигенүче пехотаны үз батареясы тирәсендә тоткарлап, туры наводка белән 2 бронетранспортерны һәм 150гә якын гитлерчыны юк итә. Контратака кире кагыла.

17 февральдә, дошманның чираттагы контратакасын кире кагып, Гобәйдуллин һәр орудие янында 2шәр сугышчыны калдыра, ә калганнарын батарея оборонасын оештыру өчен алга чыгара. Орудиесын һөҗүм итүчеләрнең флангына чыгарып, танкны һәм тагын 30 фашистны юк итә. Дошман, 2 ротасын югалтып, чигенергә мәҗбүр була. Александр Невский ордены белән бүләкләнгән.

Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 29 июлендә үлгәннән соң тәкъдим ителә. 1945 елның 25 мартында полк беренчеләрдән булып 2 артиллерия батареясы белән Венгриянең Тлмаче бистәсе янында Грон елгасын кичә. Барышлый ук дошманның танклары һәм үзйөрешле орудиеләре белән сугыша. Бер тәүлек эчендә дошманның 3 ярсулы контратакасын кире кага. Нәтиҗәдә 2 танк, 2 бронетранспортер, 2 миномет һәм артиллерия батареясе, 9 пулемет һәм 75кә якын гитлерчы юк ителә. Плацдарм булдыру тәэмин ителә.

24 августта Гобәйдуллин Чехиянең Брно шәһәре янында тупланган дошманның үзйөрешле артиллерия һәм бронетранспортерлар группасын тар-мар итәргә приказ ала. Гвардия майоры, батареясын уңайлы позицияләргә туплап, дошман группировкасын тар-мар итә ала. 2 сәгать эчендә 2 үзйөрешле орудие, бронетранспортер һәм 2 взвод юк ителә. Безнең гаскәрләрнең һөҗүме һәм Брно шәһәрен азат итү тәэмин ителә. Ләкин Гобәйдуллин үзе дошманның җавап уты вакытында һәлак була.

1945 елның 14 октябрендә генә, үлгәннән соң, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Зәйнетдинов Шамил Зөфәр улы, 1924 елда Башкортстанның Стәрлебаш районында туган. Татар. Комсомол. 1942 елның сентябрендә Стәрлебаш РВК тарафыннан мобилизацияләнә. Үзәк фронтта хезмәт итә. Кече лейтенант. 149 нчы укчы дивизиясенең 744 нче укчы полкының 2 нче укчы батальоны өлкән адъютанты. 1942 елның 28 сентябрендә Кызыл Йолдыз ордены һәм 1943 елның 8 октябрендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 22 октябрендә тәкъдим ителә. 1943 елның 16 октябренә каршы төндә Днепр елгасын кичкәндә десант группаларының кичүе, алар белән элемтәне тәэмин итү, көймәләрне ремонтлау эшләре белән җитәкчелек итә. Белоруссиянең Гомель өлкәсе Лпатни бистәсе янында Днепрны кичүдә катнашып, 1943 елның 16 октябрендә һәлак була. Батальон сугышчылары, гитлерчыларны көнбатыш ярдагы траншеяләрдән чыгарып, плацдарм төзеп, командирының үлеме өчен үч алалар.

1943 елның 6 ноябрендә, үлгәннән соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

(Дәвамы бар)

Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар