Башкортстанда яшәүче бер ир тулгак тоткан вакыттагы авыртуларны үзендә сынап караган, дип яза «Өмет» сайты.
Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында табиблар иргә өстәмә корсак кидергәннәр һәм чын авыртуны имитацияләгән сенсорларга тоташтырганнар. Ләкин «пациент» эче авыртуына озак түзә алмаган, берничә минуттан ук аппаратны сүндерергә кушкан. Бу күренеш Башкортстан телеграм-каналларында таралган.