Башкортстанның бер районына чып-чын кыш килгән. Мессенджерларда таралган видеода әле саргаерга да өлгермәгән агачлар өстеннән буранлап кар яуганы күренә. Җир өстенә дә кар катламы яткан.
«Безнең авылда кар ява. Бүген 30 сентябрь, 2022 ел. Чын кыш», – дип гаҗәпләнеп сөйли видеода бер ханым.