Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанга беспилотниклар һөҗүм итте, нефть заводында янгын чыккан

news_top_970_100
Башкортстанга беспилотниклар һөҗүм итте, нефть заводында янгын чыккан
Фото: видеодан скриншот

Пилотсыз очучы аппаратлар Башкортстандагы «Салаватнефтеоргсинтез» нефть эшкәртү предприятиесенә һөҗүм иткән, дип яза «База» телеграм-каналы.

Завод территориясендә янгын башланган. Беренче мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.

«Пилотсыз очучы аппарат Башкортстандагы «Газпром нефтехим Салават» заводына һөҗүм итте, предприятие штат режимында эшли», – дип хәбәр итте төбәк башлыгы Радий Хәбиров.

Беспилотник көндезге сәгать 1ләр тирәсендә заводның каталитик крекинг җайланмасына һөҗүм иткән. Шуннан соң предприятие хезмәткәрләре шартлау тавышын ишеткән һәм керү юлы янында төтен күреп алганнар. Янгын зур түгел, шуңа күрә эшчеләрне эвакуацияләмәгәннәр, завод үз эшен дәвам итә.

.

Фото: © «Подслушано Салават» телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100