Башкортстанның Кушнаренко районы Якуп авылы зиратында төнлә бер кабердә ут күренә, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта «Интертат»ка шул авылда яшәүче Илшат Миргалиев хәбәр итте.
«Иртәнге намазга тәһарәт алырга торганда күреп алдым», – диде ул.
Бик ышандырып та бетмәгән хәбәр турында төпченеп сораштырдык.
Ул кичә кич кенә Уфадан эштән кайткан булган – ул чагында берни дә күрмәгән. Тәрәзәдән ул аны фото-видеога да төшереп алган. Күрсәтүне сорагач, телефонын видеоязма режимына куеп, безгә дә күрсәтте. Дөрес, ерактан төшереп алган видеода бу ут якты нокта булып кына күренә.
Ул әйткәч, калган кешеләр дә утка игътибар иткән. «Мин икенче катта булгач, бөтен зират уч төбендәге кебек күренә бездә. Беренче кат булса, мин дә күрмәс идем», – дип аңлатты ул. «Барып карамадыгызмы ул урынга?» – дип сораган идек. Авыл кешеләре әлегә барып карамаган – Илшат абый әйтүенчә, шикләнәләр икән.
Илшат Миргалиев әйтүенчә, бу – Якуп авылындагы инде беренче генә очрак түгел. Моңа кадәр дә Якуп зиратында шундыйрак хәл булган, диде ул. Ул чагында кабер өстендә кызыл ут иде, хәзер башкачарак яна, ди, – ак төстә.
«2 ел элек җәй көне бер кабердә ут күренде», – дип сөйләде ул. 1-2 атна тирәсе кабер янгач, авыл кешеләре ул кабергә барып караган һәм кемнеке икәнен ачыклаган.
«Ул бер дистә еллар элек бала тапканда үлгән бер яшь хатынныкы иде, бала тапканда үзе дә, баласы да үлде. Кан да биреп карадылар – коткара алмадылар. Тыныч җан түгелдер, дип уйлыйм. Кызганыч хәл. Дога юктыр аңа, дип уйлыйм. Абый – хәзрәт – барып укыды да, ул ут беткән иде», – диде Илшат абый.
Хәзер менә яңа «ут» чыккан.
«Монда ул бер нокта гына булып күренә. Фотода күренә: ут кабер ташының астында яна. Моңа кадәр «янган» кабердерме, яңадырмы – әле барып карамадым. Урыны төгәл күренә бит инде, барып карарга була», – диде ул.
Интернетта, мондый хәл сазлыклы урыннарда булуы ихтимал, дип язалар – җирдән чыккан газлар януы мөмкин икән. Илшат Миргалиев моның белән килешми. «Минем дә ишеткәнем бар, сазлыклы җирдә ут чыга, дигәнне. Безнең зират коп-коры. Су да чыкмый. Әмма сазлык җирдә бер нокта янмый. Ул икенче төрле яна, сикереп тора. Торф та юк, коп-коры җир, сазның «с» хәрефе дә юк, метр ярым кара җир бездә», – диде ул. «Ни белән аңлатып була моны?» – дигәч, бернинди аңлатма да булмавын әйтте. «100 ел элек тә, 200 ел элек тә зиратларда андый утлар булгалаган, дип әйтәләр ул. Теге вакытта җәй иде, хәзер кыш. Нинди аңлатма була ала? 2 ел элек кабер ташының өске ягы дулкынланып, кызарып янган иде, хәзер аскы ягы ап-ак булып яна. Нинди аңлатма була ала?» – ди Илшат абый. «Бүген дә кичтән караңгы төшкәндә бинокль белән карап тордым – әкрен генә янып китте, караңгылаган саен көчәйде генә», – диде ул.
Фәндә «блуждающие огни» дигән, сирәк очрый торган табигать күренешенең аңлатмасы бар. Ул, гадәттә, сазлыклы урыннарда, ташландык җирләрдә барлыкка килә торган ут. Аның аңлаешсыз рәвештә барлыкка килүе, юкка чыгуы кешеләрдә борынгы заманнардан шик-шөбһә тудыра торган булган. Аны юлда адашкан сәяхәтчеләргә ярдәм итә, дип тә, кешеләрне адаштыра, дип тә ышанганнар.
Гадәттә, мондый ут җирдән артык зур булмаган биеклектә, шар яки янган шәм формасында була. Аны русларда «свеча покойника» дип тә йөрткәннәр. Ут ак, зәңгәрсу, яшел, кызыл да булырга мөмкин. Бу утның төтене булмый.
Мондый ут – көч кулланып үтерелгән кешенең җаны, дигән ышану күп халыкларның легендаларында бар. Бу ут турында Гетеның «Фауст» әсәрендә телгә алына, Андерсен әкиятләрендә, Мандельштам шигырьләрендә дә бар. 2002 елда Канада язучысы «Блуждающие огни» дигән китап та язган.
Фәндә моны, җирдән чыккан газ булырга мөмкин, дип аңлаталар. Сазлыктан чыннан да газ бүленеп чыгуы, аның янып китүе – расланган факт, әмма бу аңлатманың берничә чатаклыгы бар: газ бер үк күләмдә бер генә урыннан чыгып утырсын өчен, аны ничектер көйләргә кирәк. Тагын бер аңлатма – тере организмнар чергәндә бүленеп чыккан фосфорлы водород яна. Әмма газ да, фосфорлы водород та янып китсен өчен, аңа ут төртү сорала, яки инде дифосфин газы барлыкка килүе сорала, монысы – катлаулырак процесс. Бу аңлатмага каршы чыгучылар, кеше организмында шулкадәр озак вакыт яктырып торырлык фосфор юк, ди. Аннары әгәр бу күренеш чыннан да тормышка ашардай булса, зират сакчылары аны даими үк булмаса да, күзәтер иде. Әмма аның кайда барлыкка килүе һәм күпме дәвам итүен беркем дә белә алмый.
Шулай ук үзләре яктыра торган биолюминесценция (мәсәлән, шундый гөмбәләр, бөҗәкләр бар) дигән аңлатмалар да, радиоактив элементлар, дигәне дә бар. Ни генә булса да, «блуждающие огни»ның нәрсә икәне турында фәндә анык җавап юк. Бу күренешне өйрәнү өчен аның сирәк очравы комачаулый.