Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы матурлык салонына килгән кызларның битен пешергәннәр

news_top_970_100

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә матурлык салонында берничә хатын-кызга сыйфатсыз хезмәт күрсәткәннәр. Лазер ярдәмендә башкарыла торган процедура аркасында, пациентларның битен бозганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кызларның сүзләренчә, манипуляция бик авырттырган, ләкин ясаучы мастер барыбер туктамаган. Шулай итеп биттә пешкән урыннар һәм канлы җөйләр барлыкка килгән.

Салон хуҗасы элеккеге клиентлар белән аралашудан кача, комментарий бирми.

Хәзер бу вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, социаль челтәрләрне мониторинглаганда Ишембайдагы матурлык салонында 3 хатын-кызга сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында билгеле була. Махсус аппарат ярдәмендә аларның битенә лазер белән шлифовка ясаганнар. Нәтиҗәдә клиентларның бите пешкән, башка зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100