Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы корал заводында шартлау булган, 3 эшче һәлак булган

news_top_970_100
Башкортстандагы корал заводында шартлау булган, 3 эшче һәлак булган

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге «Авангард» корал җитештерү заводында шартлау булган, 3 эшче һәлак булган, дип хәбәр итә «Башинформ».

Гадәттән тыш хәл сәгать дүртләрдә булган. Завод бинасыннан төтен чыкканын күргәннәр.

Һәлак булган эшчеләр торбаларга демонтаж уздырган. Шартлау алар эшләгән бүлмәдә булган.

«Авангард» – илнең иң эре оборона предприятиеләренең берсе. Аңа 1943 елда нигез салынган. Ул залп белән ата торган системалар («Град» кебек) һәм боеприпаслар җитештерә.

Шартлауның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Махсус операция башлангач, «Авангард»ның 100 процент акцияләре «Ростех»ка тапшырылды, анда заказлар күпкә арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100