news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергәннәр

news_top
Башкортстанда ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергәннәр
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Башкортстанда авариядә ЮХИДИ хезмәткәре Рафис Хәйретдинов вафат булган. Бу хакта ufa1.ru сайты яза.

Коллегалары әйтүенчә, автоинспектор Иглин районында М-5 трассасында дежур торганда аны Chevrolet Niva автомобиле таптаткан.

«ЮХИДИ хезмәткәрен хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар, ул вафат булган», - дип сөйләделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Һәлак булган өлкән лейтенант Рафис Хәйретдиновка 32 яшь булган. Ул Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәте батальонында хезмәт иткән. Авария 17 апрельдә, 22:30 сәгатьтә булган. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар