news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күрәзәчегә дә барып карадылар» - Башкортстанда югалган Данилны туганнары эзли

news_top

Башкортстанда 30 яшьлек Данил Таиповны туганнары эзли. Аның апасы социаль челтәрләрдә язганча, Данил 2020 елның июнендә югалган. Ул Белорет районында урманга эшкә барганнан соң әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Шул вакыттан бирле аның кайда булуы билгеле түгел. Аны шул чакта ук эзли башладылар. Полиция, коткаручылар, «Лиза Алерт» волонтерлары эзләде», – дип яза Данилның туганы.

Данил Таипов Белорет районының Верхнебельский авылында туган. Буе 170 см, уртача гәүдәле, яшел күзле, күзлек кия. Югалган көнне комуфляж кием кигән булган.

Данил турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8-800-300-85-99.

Туганнары күрәзәчегә дә барып караган, тик файдасы булмаган. Алар Данилның исән булуына һәм тиздән табылуына ышана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар