Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатынны урам уртасында туганы балта белән чабып үтергән

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче хатынны урам уртасында туганы балта белән чабып үтергән
https://pixabay.com/

Башкортстанда туганнар арасында низаг фаҗига белән тәмамланган. Бу турыда «Башинформ» Караидел районара судына сылтама белән хәбәр итте.

Быел апрельдә 46 яшьлек ир-ат балта алган һәм урманга каен суы җыярга чыгып киткән. Ул өйгә кайткан вакытта урамда олы яшьтәге туган апасын очраткан.

Апа кеше энесенә кычкыра башлый, ул аның кайда булуын сораша, кая югалуын белешә, аннары энесенең якасыннан тотып алмакчы була.

Ир-атка бу хәл ошамый, ул ярсый. Туганнар талаша башлый, аннары сугыша тотыналар. Икесе дә исерек булу сәбәпле, ир-ат та, хатын-кыз да чокырга егылып төшә. Шуннан соң ир-ат тагын да ярсый.

«Ул балтасын ала һәм апасына 15 тапкыр бәрә: башына, гәүдәсенә, кулларына һәм аякларына эләгә. Олы яшьтәге хатын имгәнә һәм бераздан үлә. Суд, карар чыгарган чакта, ир-атның гаебен йомшарта торган сәбәпләрне, хөкем ителүченең шәхесе турында белешмәне исәпкә ала», – дигәннәр ведомствода.

Шулай итеп, суд ир-атны туганын үтерүдә гаепле дип таба һәм 9 елга каты режимлы колониягә хөкем итә. Әлеге суд карары законлы көченә кермәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100