Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатын, үч алу өчен, ике ирне үтергән, тагын өчесен үтерергә маташкан

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче хатын, үч алу өчен, ике ирне үтергән, тагын өчесен үтерергә маташкан
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Кушнаренко районында туган 69 яшьлек хатын-кыз 2022 елның 19 маена каршы төндә 5 ир-ат булган өйгә ут төртә. Бу турыда, Тикшерү комитетына сылтама белән, «Башинформ» хәбәр итте.

Җинаятьтә гаепләнүче хатын 68 яшьлек танышының өендә яши. Аның үз йорты берничә ел элек янып беткән булган.

Фаҗига булган көнне өйдә табын корып, хәмер эчеп утыралар. Шул чакта гаепләнүче хатын бер кунак белән талаша, аннары ир-атлар бу хатынны бөтенләй өйдән куып чыгара.

Хатын чыгып китә, үч алырга карар кыла. Аннары ул шушы йорт верандасындагы диван өстендәге җәймәгә ут төртә. Ут өйгә күчә. Өй хуҗасы һәм аның 50 яшьлек кунагы шунда ук үлә. Тагын 3 ир-ат тәрәзә аша чыгып котыла. Алар пешә, төтен белән агулана. Табиблар ярдәм иткәч, исән калалар.

Ут төртүче хатын, йорт ныклап яна башлаганына инангач, китеп бара. Тик аннары кабат җинаять урынына килә, биредә аны хокук саклаучылар тоткарлый. Бу хатын кешеләр арасында басып, янгынны карап торган.

Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100