Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатын сәламәт кызын дәваларга маташкан һәм вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче хатын сәламәт кызын дәваларга маташкан һәм вәхшиләрчә үтергән
"Татар-информ" архивы, Уфа урамнары

Уфаның Октябрь районында август башында коточкыч җинаять була. Биредә 50 яшьлек хатын үз-үзенә кул сала, ә фатирда 16 яшьлек кызының мәете табыла. Баланың тәнендә бик күп тапкыр пычак белән кадаган урыннар була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, әни белән кыз Уфага берничә көн алдан килә. Алар республиканың бер районында яши. Хатын баласын дәваларга дигән сәбәп белән Уфага килә. Яңа төзелгән йортның 24нче катында фатир арендалыйлар.

«Туганнары сүзләренчә, бу хатын «кызым авырый, медицина ярдәме кирәк» дип әйтә. Ләкин якыннары «бала сәламәт» дип саный. Хатын ышанмый, баланы Уфага алып китә. Кызым бик каты авырту кичерә, йөри алмый, дип сөйли, тик табиблар моны кире кага. Бала гомеренә янамый торган гади чирләр генә кичерә», – ди агентлык чыганагы.

Хокук саклаучылар күп катлы йорт янында үз-үзенә кул салган хатын мәетен тапкач, ул арендалаган фатирны да ачыклый. Фатир эчтән бикле була. Ишекне ачып кергәч, фатирда тәртипсезлек күрәләр. Йокы бүлмәсендә караватта үсмер кыз ята. Ул киенгән, муенына һәм корсагына күп тапкыр пычак кадалган. Тәрәзә төбендә табылган хатын мәетенең кулында пычак була. Аның үзенә дә пычак кадавы билгеле, диелә хәбәрдә.

Якын туганнары сүзләренчә, хатын соңгы вакытта баласы сәламәтлеген бик нык кайгырта. Төрле дарулар эчертә, шулай итеп, баласының хәлен начарайта гына. Ул баласына куркыныч яный дип саный. Фаҗигадән соң табиблар ачыклаганча, баланың гомеренә бер куркыныч та янамаган.

Мәрхүмә хатынның социаль челтәрләрен, контактларын, телефон шалтыратуларын өйрәнәләр. Аның гамәлләренә йогынты ясарлык очраклар табылмый. Фатирда язу табыла. Анда хатын баласының бик интегүен, каты авыртулар кичерүен яза. Имеш, бала йоклаган килеш үлеп китәргә теләгән, ә әнисе аның теләген үтәгән.

Җинаятьтә шикләнелүче үлү сәбәпле, эшне япканнар. Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы комментарий бирми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100