Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатын игезәк балаларын ачлыктан интектергән

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче хатын игезәк балаларын ачлыктан интектергән
https://pixabay.com/

Башкортстанның Дүртөйле район прокуратурасы биредә яшәүче хатынга «балигъ булмаган балаларны тиешенчә тәрбияләмәү, аларга карата вәхши мөнәсәбәт» маддәсе буенча гаепләү карарын раслады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратураның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, бу хатын – игезәк балалар анасы, алар 2011 елда туган. Хатын хәмер эчеп йөри, балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнми, аларны антисанитария шартларында тота. Балалар даими рәвештә тукланудан мәхрүм ителгән була.

«Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен, бу хатын берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Профилактика чаралары башкаруга карамастан, ул амораль яшәү рәвеше алып баруын дәвам иткән», – диелә ведомство хәбәрендә.

Игезәк балаларның анасы гаебен таный. Балаларны социаль оешмага урнаштырганнар. Җинаять эше судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100