Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатын биш яшьлек кызына пычак кадарга маташкан

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче хатын биш яшьлек кызына пычак кадарга маташкан
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанда яшәүче хатын 5 яшьлек кызына пычак белән янаган. Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе шул хакта комментарий биргән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

3 февральдә төнге 12ләр тирәсендә полициягә шалтырату килә. Көньяк автовокзалның хезмәт бинасында чит хатын һәм балигъ булмаган бала була. Сак хезмәткәрләре әйтүгә карамастан, бу хатын бүлмәдән чыгып китми, яный башлый.

«Якынча белешмә буенча, хатын кулына пычак ала, аның үзенә дә, балага да зыян китерү ихтималы була. Урынга килгән хокук саклаучылар хатынны тынычландырырга маташа, ләкин ул үзен агрессив тота, пычагын болгый. Аны полиция хезмәткәрләре туктата», – дигәннәр ведомствода.

Соңрак ачыкланганча, Аургазы районында яшәүче 37 яшьлек хатын моңа кадәр дә вак хулиганлык һәм ана булу вазифаларын башкармаган өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Полиция хезмәткәрләре хатынны табиблар бригадасына тапшыра, аны махсус учреждениегә илтәләр. Баланы туганнарына бирәләр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100