news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ир-атның балта белән чабып өзгән бармагын кире тегеп куя алганнар

news_top
Башкортстанда ир-атның балта белән чабып өзгән бармагын кире тегеп куя алганнар
Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Башкортстанның Благовещенск районында табиблар ир-атның чабып өзелгән бармагын коткара алган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ир-ат кул бармагын ялгыш балта белән чапкан. Хирурглар ашыгыч рәвештә операция ясарга карар кылган.

Белгечләр чын мәгънәсендә ювелирларча эш башкарган. Табиблар, кан әйләнешен яңарту өчен, бик вак кан тамырларын торгызган, сөякләрне төгәл итеп ялгаган һәм бармакның элеккечә хәрәкәтләнү сәләтен саклап калу өчен йомшак тукымаларны реконструкцияләгән.

Бармак төзәлә. Ир-ат аны хәтта бераз селкетә ала башлаган. Хәзер ул дарулар белән дәвалана, физиотерапия уза һәм дәвалау физкультурасы ясый. Нәтиҗәдә бармакның барлык функцияләре тулысынча торгызылырга тиеш, дип көтә табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар