Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-атны танышлары кыйнап үтергән һәм Агыйдел елгасына илтеп ташлаган

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ир-атны танышлары кыйнап үтергән һәм Агыйдел елгасына илтеп ташлаган
https://surb.sledcom.ru/

Башкортстанның Благовещенск районында яшәүче ике кешене 45 яшьлек ир-атны үтергән өчен хөкем итәчәкләр. Мәрхүм ир-ат җинаятьчеләрнең танышы була, моңа кадәр ул «хәбәрсез югалган» дип исәпләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Җинаять 2021 елның 1 ноябренә каршы төндә була. Тикшерүчеләр ачыклаганча, өч ир-ат төнлә хәмер эчеп утыра. Аннары исерек ир-атлар талаша башлый. Ике ир-ат танышларына суга, тибә, аннары буып үтерәләр.

Җинаять эзен яшерү өчен, мәетне өй янында урнашкан урман полосасында чүп мичкәләре артына яшерәләр, икенче көнне машина белән килеп, мәетне Агыйдел елгасы янына алып баралар. Мәеткә таш бәйләп, суга ыргыталар.

Тикшерү барышында мәрхүмне соңгы тапкыр үз өендә, исерек дуслары белән күрүләре ачыклана. Тупланган дәлилләр нигезендә, алар гаепне таный. Аннары мәетне водолазлар таба.

Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүчеләргә 22 һәм 18 яшь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100