Башкортстанда ир-атка аю баласы һөҗүм иткән, зыян күргән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин үзенең телеграм-каналында язган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Аның сүзләренчә, аю баласы һөҗүм иткәч, яраланган ир-атны Благовещенский районы хастаханәсенә алып киткәннәр.
«Җәнлек зур булмагач, яралары тирән түгел. Хәзер ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли», – дип язган Айрат Рәхмәтуллин.