news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат каз түшкәләренең йонын көйдергән чакта янып үлә язган

news_top
Башкортстанда яшәүче ир-ат каз түшкәләренең йонын көйдергән чакта янып үлә язган
Владимир Васильев

Башкортстанның Стәрлетамак районында 55 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә китергәннәр. Ул утка пешкән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

«Табиблар бу ир-атны карады һәм диагноз куйды. Аның башында, тәнендә һәм кулларында тиренең 40 проценты икенче дәрәҗәдә пешкән. Ир-атның хәле авыр дип бәяләнә. Хәзер ул медицина оешмасында пешүләр бүлегендә реанимациядә ята», – дигән агентлык чыганагы.

Имгәнгән ир-ат үзе аңлатканча, ул каз түшкәләрен газ горелкасы белән эшкәрткән чакта ут белән саксыз эш итү аркасында пешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар