news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат игезәк улларын һәм хатынын чәнчеп үтергән

news_top
Башкортстанда яшәүче ир-ат игезәк улларын һәм хатынын чәнчеп үтергән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Салават шәһәрендә 23 августта кич белән 61 яшьлек ир-ат ике улын һәм хатынын үтергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүм ир-атлар – беренче һәм икенче төркем инвалид, игезәкләр булган. Бу гаиләдә көнкүреш мәсьәләләр турында гел талаш чыккан. 

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, әти кеше инвалид улларыннан эчәргә табып бирергә сорый, ул баш төзәтергә тели.  Ләкин уллары баш тарткач, әти кеше ярсый. Игезәкләрнең берсе полициягә шалтырата, әти кеше тагын да ныграк котыра. 

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Тикшерү версиясе буенча, 23 августта кич белән 61 яшьлек әти кеше һәм аның 38 яшьлек ике улы хәмергә бәйле  талаша башлый. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат исерек була, уллары яткан бүлмәгә керә һәм икесенең дә муенына пычак белән чәнчи. Тавышның ишетеп, аның 64 яшьлек хатыны йөгереп чыга. Ир-ат хатынына да берничә тапкыр пычак кадый. Ике улы да урында ук үлә, аларның анасы хастаханәдә вафат була.

Җинаять кылганнан соң, әти кеше качмый, ул хокук саклаучылар килгәнне көтеп тора һәм гаебен таный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар