news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат балалар каршында бер этне буып үтергән

news_top
Башкортстанда яшәүче ир-ат балалар каршында бер этне буып үтергән

Башкортстанның Белокатай районара суды балалар каршында бер этне үтергән ир-атны хөкем итте. Бу турыда «Башинформ» яза.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2023 елның гыйнварында исерек ир-ат этне буа башлый. Моны 2 бала карап тора. Ир-ат этне буганнан соң, ишек тупсасына бәрә. Эт имгәнә һәм шунда ук үлә.

Судта бу ир-ат гаебен таныган. Аны 6 айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар, диелә бу хәбәрдә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар