news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче егет сөйгән кызын, аның апасы белән ирен урлаган

news_top
Башкортстанда яшәүче егет сөйгән кызын, аның апасы белән ирен урлаган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Белорет районында яшәүче ир-атны «кеше урлау», «талау», «машина урлау» маддәләре буенча хөкем иттеләр. Бу турыда «Башинформ» прокуратурага сылтама белән яза.

Ведомство белешмәсе буенча, 2021 елның августында бу ир-ат сөйгән кызын эзли, эзләшергә дусларын да чакыра. Кызның яшәгән урынын ачыклау өчен, бу ир-ат сөйгән кызының туганнарын – ир белән хатынны урлый. Урланган ир белән хатынны Уфага алып китәләр. Аңа кадәр ирне кыйныйлар, яныйлар. Уфага урланган ирнең машинасына утырып баралар.

Уфада сөйгән кызын табып, алдалап өйдән чыгаралар. Аннары сөйгән кызны, аның туган апасы белән ирен машинада утыртып торалар. Соңрак ир белән хатын машинадан чыгып кача һәм хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә.

Җинаятьче ир-ат исә машинадан ике дустын чыгара, сөйгән кызы белән бергә кала һәм аны Аургазы районына алып китә. Шунда кибеткә керә, кибетчегә борычлы газ сиптерә, азык-төлек урлый.

Судта бу кеше гаебен танымый. Аны 9 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар