news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшь кыз машинадан магнитола урларга маташкан каракны тоткан

news_top

Стәрлетамакта яшәүче 24 яшьлек кыз әтисенең машинасын таларга маташкан каракны туктатып калган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, төнлә өенә кайтканда, ул әтисенең автомобилендә билгесез ир-атны күреп ала. Ул шунда ук туганына шалтырата һәм, әти-әнисе килеп җиткәнче, җинаятьчене курткасыннан эләктереп, җибәрмичә тотып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Машина хуҗасы полиция чакырта. Шикләнелүчене тоткарлыйлар. Ул Стәрлетамак районында яшәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгән 38 яшьлек ир-ат булып чыга. Тикшерү вакытында анда отвертка һәм пычак табыла.

Ир-ат гаебен таныган. Ул сигнализациясе булмаган «ВАЗ-2106» машинасыннан автомагнитола урларга теләгән. Отвертка белән машинаның тәрәзәсен ачкан һәм 1,5 мең сум торган магнитоланы урламакчы булган.

Җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчегә читкә китмәү турында документка кул куйдырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар