Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хайваннарны мыскыл иткән өчен үч» – яшь егет карт әбине үтергән һәм өенә ут төрткән

news_top_970_100
«Хайваннарны мыскыл иткән өчен үч» – яшь егет карт әбине үтергән һәм өенә ут төрткән
Башкортстан Тикшерү комитеты

25 июльдә иртәнге уннар тирәсендә хокук саклау органнарына Учалы районының Ахун авылында янгын чыгу турында хәбәр итәләр. Янгынны сүндергәндә, йортның 81 яшьлек хуҗабикәсенең мәете табыла. Суд-медицина экспертизасы барышында билгеле булганча, хатын-кызның үлеме криминал белән бәйле була. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. 

Башкортстан Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, фаҗига урынын җентекләп тикшергәндә, йорт ихатасындагы коймада шушы авылда яшәүче 24 яшьлек егетнең кул бармагы эзләре табыла. Һәлак булган хатын-кыз бу егет белән конфликтлы мөнәсәбәтләрдә булган. Шуннан соң авыл халкыннан сорау алганнар, ир-атның алибие тикшерелгән, шулай ук аның кан таплары булган киемнәре табыла, ул аларны бер танышында калдырган була. Тупланган дәлилләр нигезендә, ир-ат гаебен таныган.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче һәм зыян күрүче арасында шактый вакыт дәвамында дошманнарча мөнәсәбәт булган. 25 июльгә каршы төндә, гаепләнүче, исерек килеш, пенсионерканың ихатасына койма аша керә. Соңыннан аның өенә керә һәм гәүдәсенең төрле өлешләренә пычак кадый. Бу вакытта карчык йоклап яткан була. Шуннан соң, җинаятьче өйгә ут төртә һәм кача.

 

Фото: © Башкортстан буенча Тикшерү комитеты

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, бу ир-ат күршесеннән хайваннарны мыскыл иткән өчен үч алырга теләгән. Полиция ачыклаганча, ир-ат җирле китапханәдән монитор урлаган һәм аны күрше карчыкның ихатасында үлән арасына яшергән. Шуннан ул көчек чинаган тавыш ишеткән һәм хуҗабикәнең үз ихатасыннан һәрвакыт этләрне, песиләрне куып чыгарганын исенә төшергән. Йорт хайваннарын яратучы буларак, ир-ат пенсионер ханымга үзенең канәгатьсезлеген әйтергә уйлаган.

Хәзерге вакытта кулга алынган ир-ат белән тикшерү эшләре уздырыла. Тикшерү барышында ул сак астында булачак. Тикшерүчеләр фаҗига урынын караган, суд эскпертизалары билгеләнгән, әлеге эш буенча дәлилләр туплау дәвам итә.

Учалы шәһәре буенча Тикшерү бүлеге Учалы районы Ахун авылында яшәүче 24 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдергән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100