Башкортстанда яңа туган кызга малай исеме кушканнар, Эльвира, Амелия дигән малайлар бар
Башкортстанда яңа туган кызга ир-ат исеме кушканнар. ЗАГС реестры мәгълүматлары буенча, балага Кирилл дигән исем сайлаганнар.
Уфа психологы Алиса Курамшина ата-аналарның ни өчен мондый карарлар кабул итүен аңлатты, дип яза UfacityNews.ru.
Психолог фикеренчә, кайбер очракларда баланың җенесенә туры килмәгән исемне ата-аналар үз баласын халык арасыннан аерып күрсәтергә, аңа индивидуальлек бирергә теләгәннән сайларга мөмкин.
«Бу – уникаль шәхес тәрбияләү һәм ата-ана буларак үз шәхесеңне ассызыклап күрсәтү теләгенең чагылышы була ала», – ди Алиса Курамшина.
«Мондый карарлар документларны тутырганда киткән хата яки аңлашылмаучанлык нәтиҗәсе булырга мөмкин, ләкин гомумән алганда, баланың исемен сайлау – бу бик шәхси карар, ул төрле факторлар һәм мотивлар белән бәйле була ала», – дип өстәде психолог.
Басма моңа кадәр яңа туган балага аның җенесенә туры килмәгән исем бирелүнең башка очраклары турында да язган. Мәсәлән, бер малайга Амелия, икенчесенә Эльвира дип исем кушканнар.