Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда хатынын якларга маташкан ир-атның башына атканнар

news_top_970_100
Башкортстанда хатынын якларга маташкан ир-атның башына атканнар
Тикшерү комитеты, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Белорет районара суды Белорет шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек ир-атка карата гаепләү белдерде. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 13 ноябрьдә 33 яшьлек ир-атны хастаханәгә китерәләр. Аның башы имгәнгән була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

12 ноябрьдә кич белән төнге клубта 33 яшьлек ир-атның хатыны һәм гаепләнүче 39 яшьлек ир-ат арасында низаг чыга. Ир-ат хатын-кызны кыйный.

«Зыян күрүче Уфада яши, ул хатыны белән Белоретка әти-әнисе янына килгән. Аның хатыны белән гаепләнүче ир-ат Ленин урамындагы барда талашкан. Хатын-кыз сүзләренчә, таныш булмаган ир-ат аның яңагына суккан, хатын шунда ук иренә шалтыратып әйткән. Ул иреннән килеп алуны сораган», – дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Икенче көнне хатынның ире 39 яшьлек ир-атның өе янына килә. Алар талаша, аннары сугыша башлыйлар. 39 яшьлек ир-ат исерек була, ул көндәшенә «Оса» пистолетыннан ата һәм якын арадан башына тидерә. 33 яшьлек ир-атны хастаханәгә танышы илтә. Вакытында ярдәм күрсәтелү нәтиҗәсендә бу кеше исән кала, аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Гаепләнүче ир-ат гаебен танымый. Хәзер аны тоткарлаганнар һәм өй аресты билгеләгәннәр. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100