news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда хатын иренә хыянәт итүен сөйләп биргәч, канлы фаҗига була

news_top
Башкортстанда хатын иренә хыянәт итүен сөйләп биргәч, канлы фаҗига була
https://pixabay.com/

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек ир-ат "үтерергә маташу" маддәсе буенча гаепләнә. Киров районы суды аны 26 майга кадәр сак астына алу турында карар чыгарган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Судның телеграм-каналындагы белешмә буенча, ир белән хатын табын корып утырганда низаг чыга. Хатын иренә хыянәт итүен сөйләп бирә. Көнчелектән ярсыган ир хатынының иңбашына арткы яктан пычак кадый.

Яраланган хатынны хастаханәгә озаталар, бәхеткә, ул исән кала.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар