Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борай районында ике егет – Илнур Имаев һәм Азат Дәүләтовны соңгы юлга озаталар

Хушлашу мәрасиме 17 гыйнвар көнне Борай район мәдәният сарае каршындагы мәйданда тәгаенләнгән.

news_top_970_100
Борай районында ике егет – Илнур Имаев һәм Азат Дәүләтовны соңгы юлга озаталар

Башкортстанның Борай районында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Илнур Имаев һәм Азат Дәүләтовларны соңгы юлга озатачаклар. Бу хакта Башкирия Online хәбәр итә.

Солдатларны алып кайтырга тиешле самолет Ростовтан Екатеринбургка очкан, бүген исә аларны Башкортстанга йөк ташучы транспортта кайтарырга тиешләр.

Хушлашу мәрасиме 17 гыйнвар көнне Борай район мәдәният сарае каршындагы мәйданда 10.30 сәгатькә тәгаенләнгән.

Фото: © Башкирия Online

Илнур Имаевка 41 яшь булган. Ул Борай районының Алдар авылында туып үскән. Вахта юлы белән Себердә эшләгән. 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән. Сугышчының хатыны – тол, 2 баласы ятим калган.

Алдарда рәсми мәгълүматлар буенча күпчелек «башкорт» дип күрсәтелсә дә, «ВКонтакте» төркемен алып барган авыл халкы үзен «татар» дип язган.

Азат Дәүләтов 1990 елның 4 июнендә Борай районының Иске Карагыш авылында туа. 1997 елда гаиләләре белән күченгәч, башлангыч сыйныфларны Чишмә-Борай авылы мәктәбендә укый. Соңрак укуын Яңа Тазлар авылында дәвам итә. Азат игелекле, кызыксынучан бала булып үсә. Укыганда тырышлыгы белән аерылып тора. Китап укырга ярата, спорт белән шөгыльләнә. Сыйныфташлары аны бик хөрмәт иткән, дип язалар.

Иске Карагыш авылы татар энциклопедиясендә «татар авылы» дип күрсәтелгән.

2008 елда Бирск политехника техникумына укырга керә. I курсны тәмамлагач, үз теләге белән Россия армия сафларына китә. Хәрби хезмәтне Таҗикстанда, мотострелок частендә үтә. Армиядән соң техникумга кайтып, аны тәмамлый. Вахта юлы белән төрле хезмәттә эшли. Балта остасы була, төзелеш һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнә.

2022 елның көзендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә.

Якташлары Азат турында: «Чын ир-ат. Биргән антына соңгы мизгелгә кадәр тугры калып, каһарманнарча илен яклап үлде», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100