30 майда Башкортстанның Тәтешле районында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган чара була. Бу хакта җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Чара 12.00 сәгатьтә җырчыга туган ягында куелган һәйкәл янында була.
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта вафат булды. Юлда барганда аны йөрәге тота.