Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды

news_top_970_100
Башкортстанда Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды
Лилия Муллагилиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстанның Тәтешле районында легендар җырчыбыз, халкыбызның моңлы сандугачы хөрмәтенә һәйкәл – сын ачылу тантанасы булды. Бу хакта җырчы Лилия Муллагалиева социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, җитәкчелек, җырчының якыннары һәм тамашачылары һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Тантаналы ачылышка җырчының якыннары ире Габделхәй Биктаһиров, кызы Алсу, сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина, Башкортстанның Тәтешле район башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Гөлдар Хәмитова, җырчылар Айдар Галимов, Фән Вәлиәхмәтов һ.б. килгән.

Җитәкчелектән соң, Хәния Фәрхинең ире, сеңлесе, җырчылар чыгыш ясаган.

«Хәния Фәрхи концертлары белән кая гына барса да бервакытта да Тәтешлене, Башкортстанны искә төшермичә калмый иде. Сез дә аны хәтерлисез, хөрмәт итәсез. Сез булганда аның җырлары онытылмас, гомерлек булыр. Һәйкәлдәге образга туры килгән күлмәкне алып кайттым. Ул монда булырга тиеш», – диде мәрхүмә җырчының ире һәм аның күлмәген сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинага тапшырды.

«Бүген бирегә җыелган халыкка, ерак араны якынайтып кайткан артистларга бик зур рәхмәт. Без «Кояшым» белән иртәнге биштән туган көн белән котлаша идек. Алланың рәхмәтендә, оҗмах түрендә бул. Синең өчен күпләр дога кыла. Ул догалар сезне дә калдырмас», – диде җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина.

Айдар Галимов сүз алды: «Рәхмәт, Фәнүр Рафисовичка районда чараны башлап җибәрүе өчен, аның халыкка мөрәҗәгать итүе үзе матур күренеш. Мәдәният министрлыгыннан килеп үзләренең сүзләрен җыр белән башламыйлар иде әле. Бу бигрәк урынлы булды. Бу Хәниянең көнендә генә шулай булырга мөмкин шикелле. Үземнең 83 яшьлек әниемнән дә сәлам җиткерергә рөхсәт итегез,чөнки ул сәлам әйтелгән, бәлки кордашлары бардыр».

«Мәңгегә безнең йөрәктә», – дип язган видеоны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100