Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда үсмер малайны җизнәсе балта белән чапкалаган

news_top_970_100
Башкортстанда үсмер малайны җизнәсе балта белән чапкалаган
https://surb.sledcom.ru

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Эстәрлебаш районында яшәүче 27 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул нәни баланы үтерергә маташуда шикләнелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

27 яшьлек ир-ат хатынының 12 яшьлек энесе белән еш талаша. Бергә яшәү дәверендә ир-атның үсмер малайга карата шәхси дәгъвалары җыела. 

2 апрельдә кич белән үсмер малай мунчада чакта, апасының ире – җизнәсе – аңа балта белән һөҗүм итә. Җизни кеше үсмер малайның кулларына, аякларына күп тапкыр балта белән чаба. Аннары ул үз-үзенә кул салмакчы була, тик аңа туганнары комачаулый. Шуннан соң бу ир-ат җинаять урыныннан качып китә. Юлда аның хәле бетә һәм аңын югалтып егыла. Узып баручы машиналар туктап, аны хастаханәгә илтә. Биредә аны хокук саклаучылар таба. 

Үсмер малайны хастаханәгә салганнар. Ул авыр хәлдә.

Якынча билгеле булганча, малай тәрбиягә алынган. Аны 2011 елда 6 айлык чакта уллыкка рәсмиләштергәннәр. Гаилә хисапларда тормый, уңай яктан сыйфатлана. Малайны 49 яшьлек анасы һәм 49 яшьлек үги атасы тәрбияли. Алар белән бер өйдә хатынның 22 яшьлек кызы һәм кызның 27 яшьлек ире яши. Малайга менә шушы ир-ат һөҗүм иткән инде.

Кыз белән кияү 2 ел никахта яши, икесе дә – икенче төркем инвалид. Малайны үтерергә маташкан ир-атның психиатрда хисапта торуы, беркайда эшләмәве, хөкем ителмәгән булуы билгеле. Ир-ат балага еш бәйләнә, диелә хәбәрдә.

Фаҗига булган көнне кич белән бу өйдә әбиләре дә була. Ул башка авылдан туганнарына кунакка килгән. Үги аталары мәктәптә каравылчы булып эшли, ул сменага эшкә киткән була. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100