news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда умарталыкка аю килгән һәм кәрәзле бал белән сыйланган

news_top
Башкортстанда умарталыкка аю килгән һәм кәрәзле бал белән сыйланган
Фото социаль челтәрдән

Социаль челтәрләрдә Башкортстанның Илеш районындагы авылда умартачылар төшергән видео таралды.

Видеода күренгәнчә, умарталыкка аю килгән, ояларны ачып, рәхәтләнеп, кәрәзле бал белән сыйланган. Бары тик берничә ояга гына тимәгән.

«Аю, аю дигәнгә ышанмаган идек. Менә умарта ята, менә кортлар, менә кәрәз, рамнар. Монысына тимәгән. Менә монда рәхәтләнеп яткан, килеп кенә чыкмасын берәр каян», – дип сөйли умартачы.

Бу тирәдә гөмбәгә, гөлҗимешкә йөрми торырга киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар