Башкортстанда Уфа елгасындагы басмадан суга егылып төшкән ике нәни малай да үлде
12 августта Башкортстанның Караидел авылында ике нәни бала Уфа елгасы ярында ясалган пирс – басмадан суга егылып төшкән. Аларны коткарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Ике нәни малай икетуган тиешле булган.
Хастаханәгә китергәндә балалар аңсыз була, аларны ИВЛ аппаратына тоташтыралар.
Бераздан 1,5 яшьлек малай үлә.
Бүген 1,7 яшьлек икенче малай да вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, малайлар ишегалдыннан чыгып китә. Аларның өе елга буенда була.