Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән

news_top_970_100
Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән
Эчке эшләр министрлыгы

19 майга каршы төндә Башкортстанның Кушнаренко авылында шәхси йортта янгын чыга. Узып баручылар утны күрә һәм коткаручылар чакыра. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгынны сүндереп бетергәч, ике кеше янып үлүе, өч кеше имгәнүе ачыклана. Йорт хуҗасы - 68 яшьлек ир-ат, аның 50 яшьлек танышы төтен исе белән агуланып үлә. Тагын өч ир-ат хастаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, алар да ис белән агуланган.

Имгәнгән кешеләрнең берсе сүзләренчә, өйдә биш ир-ат аракы эчеп утыра, хуҗа белән яши торган 68 яшьлек хатын да башта алар белән утыра. Аннары ир-атлар хатынны куып чыгаралар. Хатын верандада нидер эшләп йөри дә китеп бара.

Авылдашлар тагын салып утыралар, аннары йокымсырый башлыйлар. Шул чакта хатын кайта, ир-атларга яный башлый. Хатынның сүзләренә колак салмыйча, ир-атлар барысы да йоклап китә.  
 
Имгәнгән ир-ат сүзләренчә, алар ачы төтен исенә уяна. Ул ике авылдашын уята, калганнары уянмый. Өч ир-ат уттан чыгып котыла.
 
Полиция хезмәткәрләре ут төртү версиясен карый һәм янгын сүндерүне карап торучы халык арасыннан 68 яшьлек хатынны эзләп табалар. Сорау алганда ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның сүзләренчә, бу ир-атлар гел аларның өенә җыела, хатынга гел аларга ашарга пешереп торырга туры килә. Өйдән куып чыгаргач, ул верандада елап ята. Аннары урамда йөреп кайта да үч ала. Ул верендадагы җәймәгә ут төртә. Үзе туганына китеп бара.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100