news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда «Татар кызы-2026» бәйгесендә Гөлназ Кашаева җиңде

news_top

15 июльдә Уфаның Арт-квадрат үзәгендә «Татар кызы» бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Тәтешле районы Шуган авылы кызы Гөлназ Кашаева беренче урынга лаек булды. Бу турыда Татарстанның Башкортстандагы Даими вәкиллеге хәбәр итте.

23 яшьлек Гөлназ — педагог, чаралар оештыручы, спорт белән шөгыльләнә һәм бии. Аның тормыш принцибы — ихласлык һәм башкаларга яктылык бүлү.

Август аенда Гөлназ Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2026» ярымфиналында Башкортстан вәкиле булачак.

Оештыручылар: «Татарча фатирник | Аулак өй» Уфа татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның Башкортстандагы вәкиллеге, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар