Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тәрбияче хатын 4 яшьлек баланы кыйнаган

news_top_970_100

Стәрлетамак шәһәренең 1нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче хатын нәни кызга суккан мизгел видеога эләккән. Гадәттән тыш хәл көндезге йокы вакытында була. Яшь тәрбияче хатын бала ята торган карават янына килә һәм кимендә дүрт тапкыр кызга суга. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы бу эшне тикшерә башлаган.

«Тәрбияче хатынның балигъ булмаган балага карата рөхсәт ителмәгән тәрбия чаралары куллануы сурәтләнгән видео һәм публикацияләр матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Стәрлетамак прокуратурасы тикшерү башлады. Якынча белешмә буенча, кече төркем тәрбиячесе көндезге йокы вакытында 4 яшьлек кызга суга.

Прокуратура тикшерү уздыра, мәктәпкәчә оешмадагы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, шул исәптән җинаять-хокук ягыннан да», – диелә прокуратура хәбәрендә. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 ноябрь 2022
    Исемсез
    Нэрсэгэ эшли сон эшен яратмагач, балаларны яратмагач ул тэрбияче , башка эшкэ киттем.... Яфаламасын балаларны ....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100