Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тагын ике кешене берьюлы үтергәннәр – ир белән хатын мәете табылган

news_top_970_100
Башкортстанда тагын ике кешене берьюлы үтергәннәр – ир белән хатын мәете табылган
"Татар-информ" архивы

Кичә кич белән Уфаның Софья Перовская урамындагы йортта пычак кадап үтерелгән 2 кеше мәете табылган. «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 58 һәм 61 яшьлек ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз табын корып утырганда фаҗига килеп чыга. Соңрак күршеләре тавышлар ишетә һәм полиция чакыра.

Урынга хокук саклаучылар килә. Ишекне 58 яшьлек ир-ат ача, җинаятьне ул кылган, дип шикләнәләр. Идәндә аның шешәдәшләренең мәетләре ята. Якынча версия буенча, талаш көнчелек аркасында килеп чыга. 58 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаган, аны тикшерүчеләргә тапшырганнар.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу – республикада февраль аенда гына инде 3нче тапкыр шундый зур фаҗига. Моңа кадәр Уфада яшәүче ир-ат 2 баласын үтерде, аннары үз-үзенә кул салды. Ике атнадан соң бер ир-ат анасын үтерде, аннары үз-үзенә кул салды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100