Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сөйгәнен һәм аның дустын үтергән егет йөргәндә үк кызны кыйнап торган

news_top_970_100
Башкортстанда сөйгәнен һәм аның дустын үтергән егет йөргәндә үк кызны кыйнап торган
https://surb.sledcom.ru/

Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында 16 яшьлек кызны һәм аның дус егетен вәхшиләрчә үтергәннәр. Моны мәрхүмә кыз белән моңа кадәр очрашып йөргән 22 яшьлек егет эшләгән, дип шикләнәләр. 22 яшьлек егет очрашып йөргән чакта ук кызны кыйнап торган. Бу турыда РЕН ТВ каналы мәрхүмә кызның дусты сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

Дус кыз сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче 22 яшьлек егет – студент, ул үзен блогер дип саный. Мәрхүмә кыз белән 2 ел чамасы очрашып йөриләр, еш талашалар.

«Талашлар бик еш булды. Мин аларның бер-берсенә кычкырганын күп ишеттем. Соңгы арада ул даими рәвештә кызга кул күтәрә иде. Фаҗигагә кадәр берничә көн алданрак ул кызның битенә сукты», – ди дус кыз.

Аның сүзләренчә, мәрхүмә кыз егете кыйнавын әти-әнисеннән дә яшергән.

Җинаятьтә шикләнелүче егет кызны бик көнли, шуңа күрә аерылышкач та һөҗүм итә. Җинаятьче үтергән егет мәрхүмә кызның яңа сөйгән егете түгел, алар дуслар булган.

«Алар аралашып кына йөрде, бергә урамга чыгалар иде. Бу – флирт та түгел хәтта, дусларча мөнәсәбәтләр», – ди мәрхүмә кызның дусты.

Ул дустын, бик яхшы иде, дип искә ала. Мәрхүмә кыз яхшы гаиләдә үсә, мәктәптә дә яхшы укый. Әнисе – башлангыч сыйныф укытучысы, әтисе «ашыгыч ярдәм» машинасында йөртүче булып эшли.

Алданрак хәбәр ителгәнчә, җинаятьтә шикләнелүче егет элеккеге сөйгән кызын һәм аның дустын Кыргыз-Миякә авылында саклап тора, аннары икесен дә пычак белән чәнчеп үтерә. Үзе качып китә. Башта атасының машинасында була, аннары үз машинасына утырып, Уфага китә. Полициядән качканда авария ясый, авариядә тагын бер кеше һәлак була, үзе дә имгәнә. Хәзер бу егет хастаханәдә ята, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100