Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге «Солнечный» сәүдә үзәгендә янгында дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС Башкортстан Республикасының ашыгыч хезмәтләренә сылтама белән хәбәр итә.
Янгын турындагы мәгълүмат төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә 11:26 сәгатьтә килгән. Дүрт катлы кирпеч бинада янгынны сүндерүгә 47 кеше һәм 16 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын мәйданы 2,1 мең квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр 17 кешене эвакуацияләгән, алар арасында бер бала да булган.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән өч хатын-кызны һәм яшүсмерне 1нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә, ул реанимациягә урнаштырылган.
Шәһәр прокуратурасы булган хәл буенча тикшерү башлаган, төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсе саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.