Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Сәламәтлек саклау министрының хатынын шул ук ведомство судка биргән

news_top_970_100
Башкортстанда Сәламәтлек саклау министрының хатынын шул ук ведомство судка биргән
Фото: © newsbash.ru

Эльза Рәхмәтуллина – Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның хатыны – килешү буенча, Уфаның 8нче хастаханәсендә 3 ел эшләргә тиеш була. Аның урынына ул Башкорт дәүләт медицина университетының эпидемиология кафедрасына эшкә урнаша. Бу хакта «NewsBash» сайты яза.

Ул ординатурага максатчан юнәлеш буенча укырга керә. Килешү шартлары буенча, укуын тәмамлагач, ул күрсәтелгән медицина учреждениесендә 3 ел алган белгечлеге буенча эшләргә тиеш була. Әмма Эльза төзелгән килешү шартларын үтәми һәм аны боза.

Эльза Рәхмәтуллинаның мондый гамәлләре республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында ризасызлык тудыра. Ведомство аны судка бирә һәм, максатчан уку шартларын үтәмәгәне өчен, аннан 48 мең сум күләмендә компенсация түләтүне таләп итә.

Министр хатыны бары 3 айдан соң гына, суд приставлары катнашы белән генә, тиешле штрафны түләгән.

Социаль челтәрләрдә бу хәлгә гаҗәпләнгәннәр. «Ире хатынына каршы бара – аерылышалар, мөгаен», – дип фаразлыйлар. Кайберәүләр исә «имеш, коррупциягә каршы көрәшкән булып кыланалар» дип язалар.

Тагын бер версия булуы ихтимал. Декабрь аенда министр Айрат Рәхмәтуллин, каршы як полосага чыгып, авариягә эләкте. Бу вакыйгадан соң министр эшләгән ведомствоны тикшерә башлаганнардыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100