Башкортстан Республикасында Павловск сусаклагычының кыясында 5 метр биеклектә урнаштырылган хачны ватып, төбеннән аударып атканнар. Ул анда 2011 елда ук куелган булган. Ул шәхси проект саналган, һәм аны куйган гаилә җирле администрация белән килешеп эшләгән.
Сентябрь ахырында хач әле үз урынында була. Ул урнаштырылган мәйданчык – кеше күп йөрми торган урын, анда су аша яки урман сукмакларыннан гына барып җитәргә мөмкин, шуңа күрә вандалларны беркем дә күрмәгән.
Республикада яшәүчеләр, бу гамәлне «башка диннәргә һәм халыкларга карата түземсез булган» башкорт милләтчеләре эшләгән, дип тә яза.
Полиция бу эш белән шөгыльләнә, тикшерүчеләр инде берничә дәлил җыя алган, дип хәбәр итә «База» телеграм-каналы.
Искәртеп үтик, моңа охшаш хәл Татарстанда да булган иде. Актанышның РТС бистәсе зиратындагы хачны 2021 елның көзендә беренче тапкыр кистеләр, һәм ул күренеш тагын кабатланды. Анда 27 сентябрьдә Такталачык кияве, Ставрополь кешесе – Виктор Смирнов исемле православ динендәге кеше җирләнгән. Аның якыннары мәсхәрәләнгән каберне 9 октябрьдә күреп алган. Әлеге вакыйгадан соң ил күләмендә тавыш купты, ул вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәл өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка шелтә белдерде һәм мондый хәлләр кабатланмаска тиешлеген әйтте. Кабергә Актаныш районы хакимияте яңа хач куйды, район башлыгының урынбасары вазифасыннан алынды. Ә 2022 елның июнендә каберне мәсхәрә итү янә кабатланды. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин моны провокация дип фаразлыйм. Бу коточкыч хәлне булдырмый кала алмавыбыз өчен туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Моның өчен тулы җаваплылыкны үз өстемә алам, мин тиешле җәзаны алырга әзер», – дип, отставкага китте.