news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда өермә йорт түбәләрен куптарган

news_top
Башкортстанда өермә йорт түбәләрен куптарган
Фото: социаль челтәрдән алынды

Башкортстанның Учалы районы Өрген авылында өермә йорт түбәләрен куптарып ташлаган һәм электр линияләренә зыян китергән. Бу хакта җирле хакимият органнары хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

«Өермә торак пунктта түбәләрне җимергән, электр һәм өлешчә газ белән тәэмин итүне өзгән. Учалы районы администрациясе башлыгы оператив штаб һәм барлык профильле хезмәтләр белән берлектә инде урында эшли. Бригадалар торгызу эшләрен алып бара», – диелә район администрациясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә..

Авыл халкы өермәне видеога төшергән, видеолар социаль челтәрләрдә чыкты. Берсендә тулысынча җимерелгән йортны, өзелгән электр чыбыкларын һәм ауган газ торбаларын күрергә мөмкин. Видеоны төшерүчеләр сүзләренчә, табигать афәте Өрген авылының бер өлешенә генә кагылган, ә икенче өлешендә җил дә, яңгыр да булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар