Башкортстанда судан 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз мәете тапканнар. Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр комитетында хәбәр итүләренчә, хатын-кызның мәете Агыйдел елгасында, тимер юл вокзалы тирәсендә табылган. Бу хакта «ЭлектроГазета.рф» сайты яза.

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе
Бер ирнең мәетен Туймазыда Земснаярд күлендә, икенчесен Иглин районының Тәкәй авылы янындагы Сим елгасында тапканнар.

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе
«Батып үлүчеләр барысы да хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылды. Оператив тикшерү чаралары уздырыла, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе