Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә 14 яшьлек Хөснетдинов Линар Ринат улын эзлиләр.
Ул 6 сентябрьдә иртәнге 07.30 сәгатьтә мәктәпкә чыгып киткән җиреннән югалган. Аның югалуы хакында әбисе хәбәр иткән.
Ул караңгы-зәңгәр куртка, караңгы-зәңгәр чалбар, ак күлмәк, кара кроссовкиларда, кара-кызыл рюкзагы һәм кара төстәге аяк киеме сумкасын алган булган.
Аның турында хәбәрдар булган кешеләргә МВДга хәбәр итү сорала. Мобиль телефоннан – 102.