news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мәете елгада табылган хатынның ике баласы ятим калган

news_top

Башкортстанның Салават районында 25 апрельдә Юрүзән елгасында мәет табыла. Ул ярдан ун метр чамасы ераклыкта, мәетнең җенесен танымаслык була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Хокук саклаучылар тиз арада аның шәхесен ачыклады. Ул – Салават районында яшәүче 43 яшьлек хатын булып чыкты. Бу хатын рәсми рәвештә эшләмәгән, хәмер эчү белән дә мавыкмаган. Мәрхүмә хатын анасы һәм балигъ булмаган ике баласы белән бергә яшәгән», – дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Хәзер аның үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар